Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэриясе татар теле курсларын башлап җибәрде

Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркеме атнасына бер тапкыр ике сәгать Казан шәһәре Башкарма комитетында шөгыльләнәчәк.
«Әлеге төркемнәрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә төбәк этабында җиңүче, «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2024» конкурсы призеры, «Иделем Акчарлагы – 2018» яшь язучылар бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә Гран-При иясе Ләйлә Гарифҗанова укыта», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Курсларның иң яхшы укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Киләсе курслар июнь аенда үткәреләчәк.
- Курслар Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз