news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе төзелеш эшләренең куркыныч участогында киртәләр кую турында хисап тотты

Башкарма комитетның матбугат хезмәте агентлык соравына җавап бирмәде һәм төзекләндерү эшләрен башкаручы компания исемен хәбәр итмәде.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Казан мэриясе Декабристлар урамында метроның “Кәҗә бистәсе” станциясе тирәсендә җәяүлеләр зонасында бүген башланган төзелеш эшләренең куркыныч участогында киртәләр кую турында хисап тотты. Шәһәрлеләрнең шикаятеннән соң 16.00 сәгатькә киртәләр куелды.

Башкарма комитет матбугат хезмәте агентлык соравына җавап бирмәде һәм төзекләндерү эшләрен башкаручы компания исемен хәбәр итмәде.

Искәртеп үтәбез, республиканың кайбер массакүләм матбугат чаралары бу эшләрне “Прогресс” төзелеш компаниясе башкара дип яза. Агентлык ачык чыганаклардан Татарстанда эшләүче бары тик бер генә “Прогресс” предприятиесен эзләп тапты, әммма компания офисында бу проектта катнашлары булуларын расламадылар. Татарстан җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кураторы - Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманның матбугат хезмәте дә җавап бирмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot