news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе түрәләре Мәскәүдә территориаль үсеш белән идарә итү серләренә төшенәчәк

Вячеслав Глазычев хәбәр иткәнчә, Казан башкарма комитетының 20 гә якын түрәсе Мәскәүдә территориаль үсеш белән идарә итү серләренә төшенәчәк

(Казан, 19 ноябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Казан башкарма комитетының 20 гә якын түрәсе Мәскәүдә территориаль үсеш белән идарә итү серләренә төшенәчәк. Бүген Казан мэры Илсур Метшин белән очрашу тәмамланганнан соң журналистларга биргән интервьюсында Мәскәү архитектура институты профессоры, Халык хуҗалыгы академиясенең территориаль үсеш белән идарә итү кафедрасы мөдире, дизайн, проектлаштыру һәм шәһәр үсеше өлкәсендәге эксперт, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Вячеслав Глазычев әнә шулай дип белдерде.
Вячеслав Глазычевның сүзләренә караганда, Казан Россиянең зур шәһәрләре арасында иң куәтле сынау проекты булырга мөмкин, аның базасында шәһәр һәм аның әйләнә–тирәсен территориаль яктан үстерү белән идарә итүдә яңа шартлар, шулай ук туристлык маршрутлары эшләнәчәк. Белгеч бу шәһәр түрәләренә җитди өстәмә белем бирүдән башка мөмкин түгел, дип саный.
Вячеслав Глазычев хәбәр иткәнчә, территориаль үсеш белән идарә итү серләренә Казан шәһәре үсешенең теге яки бу секторына җавап бирүче 20 гә якын кеше төшенәчәк. Белем бирү программасында катнашу өчен сайлап алынган түрәләр 72 сәгатьлек курс узачак. Белгечләрнең кайберләре Мәскәүдә Халык хуҗалыгы академиясендә белем алса, икенчеләре төп эшләреннән аерылмыйча квалификация күтәрү курслары үтәчәк.
Илсур Метшин, үз чиратында, башкала җитәкчелегенең шәһәр территорияләрен үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирүен ассызыклады. “Бу өлкәдә без Дөнья һәм Ауропа банклары, әйдәп баручы институтлар белән хезмәттәшлек итәбез. Бездә күп кенә зур шәһәрләрдән аермалы буларак, башкаланы үстерү стратегиясе, Генераль план бар”, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Казан мэры шулай ук Вячеслав Глазычев белән алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә өмет белдерде.
Очрашу тәмамланганнан соң Казан башкарма комитетында структур бүлекчә җитәкчеләре һәм район хакимияте башлыклары катнашында шәһәр территорияләрен үстерүдә стратегик планлаштыру белән муниципаль идарә итү технологияләре буенча семинар узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100