news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлен булдыруга 28,6 млн сум акча бирәчәк

Бөек татар мәгърифәтчесе монументы ел ахырына кадәр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары кисешкән урында урнаштырылачак.

Казан мэриясе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлен булдыруга 28,6 млн сум акча бирәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанига һәйкәл кую өчен 28,6 млн сумга тендер игълан итте. Тәкъдим ителгән акчага подрядчы һәйкәл ясап урнаштырырга тиеш. Тиешле белдерү дәүләт сатып алулары рәсми порталында урнаштырылган.

Белдерүнең техник биремендә бәйге җиңүчесе, монументны урнаштырудан тыш, аның тирә-ягын да төзекләндерергә тиешлеге күрсәтелгән.

Бөек татар мәгърифәтчесе монументы ел ахырына кадәр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары кисешкән урында урнаштырылачак. Барлык эшләр дә быел 31 декабрьгә төгәлләнергә тиеш.

Шул ук вакытта, эш барышында, әлеге мәйданда җәяүлеләрнең куркынычсыз даими хәрәкәте тәэмин ителергә тиеш, диелгән таләпләрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot