news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе шәһәр мәдәният йортларында татар балалар театр студияләре ачарга ниятли

Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәният сараенда ачылган «Апуш» балалар театр студиясе 26-27 февральдә укучы балаларны кастингка чакыру турында игълан бирде.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан мэриясе шәһәр мәдәният сарайларының һәрберсендә татар балалар театр студиясе ачырга ниятли.

«Беренче шундый студия „Сәйдәш“ мәдәният сараенда ачыла. Ул матур гына эшләп китсә, алдагы елларда башкаларында да ачар идек», — диде Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Бер елдан, мәсәлән, Ленин исемендәге мәдәният сараенда ачарга мөмкин, Аннары башкаларында ачарга да ният бар», — ди ул.

Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәният сараенда ачылган «Апуш» балалар театр студиясе 26-27 февральдә укучы балаларны кастингка чакыру турында игълан бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot