news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сентябрь аенда кайнар су бирүне туктатып тору графигы билгеле

Казанда сентябрь аенда кайнар су бирүне туктатып тору графигы билгеле

«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте челтәрләренә тоташкан йортларда 5-7 сентябрь көннәрендә кайнар суны сүндерү графигы басылып чыкты. Вакытлыча уңайсызлыклар җылылык челтәрләренә ремонт ясау һәм гидроопрессовкалар уздыру белән бәйле. Казан мэриясенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Кайнар суны сүндерү срокларына үзгәреш кертелергә мөмкин. Шулай ук гидросынаулар, агымдагы һәм капиталь ремонт, җылылык үткәргечләрне реконструкцияләү этаплап үткәрелү сәбәпле, кайбер йортларның адресы графикта берничә тапкыр күрсәтелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot