news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе шәһәр халкыннан машиналарын юл кырыйларыннан алып куярга сорый

Күпләп яуган кар шәһәр хезмәтләре, урам җыештыручы һәм юл эшчеләре өчен җитди сынау булды. Әмма мул явым-төшемнәрдән тыш, урамнарны чистартуны казанлылар үзләре дә кыенлаштыра. Татарстан башкаласы мэриясендә биргән интервьюда «Шәһәрне төзекләндерү» оешмасы бригадиры Альберт Мәхмүдов шулай дип сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Эш артты. Чөнки кар да бик күп, кыенрак та. Чөнки кешеләр аңламый: машиналарын алмый, юл читендә калдыралар. Җыештыру авыр, машиналар тора — трактор бәрелергә мөмкин. Кайвакыт ике сәгать, аннан да күбрәк була», — дип уртаклашты ул.

Урамнарны җыештыруга комачаулаучы тагын бер фактор — кар яуганнан соң ук килгән көчле салкыннар. Каткан карны җыю техникага да, җыештыручыларга да авыр.

Мэриядә шәһәр халкын урам җыештыручыларга һәм юл хезмәткәрләренә территорияләрне җыештыруны тизләтергә булышырга — машиналарны юл читеннән алырга яки алгы пыялада телефон номерларын калдырырга чакыралар.

Бүген Казан мэры Илсур Метшин Яңа Савин районында кар яву нәтиҗәләрен бетерү буенча күчмә штаб утырышы үткәрде. Ул җәмәгать транспорты маршрутлары үтә торган юлларны җыештыруны бу атна дәвамында тәмамларга кушты. Узган җиде көндә Казанда беренче һәм икенче категорияле юлларга гына да 1 млн тонна кар яуган, дип искәртте ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның Халитов урамында юл читендә калдырылган автомобильләр аркасында ике маршрут троллейбуслары туктап торды.

news_right_1
news_right_2
news_bot