Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэриясе шәһәр проблемалары турында хәбәр кабул итә торган чат-бот эшләтеп җибәрде
Татарстан башкаласы мэриясе Телеграм мессенджерында «Моя Казань» (@kznhelpbot) чат-боты эшләтеп җибәрде. Бу хакта шәһәр хакимиятенең рәсми каналында хәбәр ителә.
«Бу чат – конкрет проблема турында гариза калдырырга яки кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин булган шәһәр ярдәмчесе», – дип аңлаталар мэриядә.
Анда кирәкле теманы сайларга һәм гариза төзергә ярдәм итә торган сорауларга җавап бирергә кирәк. Аннары шәһәр хакимияте мөрәҗәгатьләрне эшкәртеп, аны җаваплы оешмаларга җибәрәчәк һәм үтәлешен тикшерәчәк.
Әлегә бот ярдәмендә берничә популяр тема буенча гаризалар кабул ителә. Әмма мөрәҗәгатьләрне бу вакытта каралмаган проблема буенча да калдырырга мөмкин.
«Моның өчен «Минем бүтән соравым бар» төймәсе бар. Шуның ярдәмендә без ботка нинди темалар кертергә кирәген аңлый алачакбыз», – дип төгәлләштерделәр шәһәр администрациясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз