news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе оештырган чираттагы татар теле курслары тәмамланды

Казан мэриясе оештырган чираттагы татар теле курслары тәмамланды
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Казан мэриясе оештырган чираттагы татар теле курслары традиция буенча иң яхшы укучыларны бүләкләү белән тәмамланды: аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, дәресләр 31 мартта башланды, телне белү дәрәҗәсе буенча ике төркем формалаштырылды.

Курсның педагогы «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулаган татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова иде.

Чираттагы курс 2 июньдә башлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot