Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэриясе метроның яңа станцияләре өчен исем сайлау игълан итте
Исемнәр сайланганнан соң, дизайнерлар станцияләрне бизәү концепциясен ясый башлый.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казан мэриясе шәһәр метросының яңа станцияләренә исем сайлау өчен сораштыру башлап җибәрде. Ул 23 апрельдән 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
Беренче этапта мэрия сайтына керүчеләр үзе теләгән исемнәрне тәкъдим итә ала. Алар арасыннан берничә вариант сайлап алыначак һәм аннан соң шәһәр халкы алар өчен тавыш бирә ала.
Исемнәр сайланганнан соң, дизайнерлар станцияләрне бизәү концепциясен эшләячәк. Сайлап алынган исемнәр темасына балалар һәм яшүсмерләр рәсемнәрен куллану тәкъдиме карала.
Апрель башында Казан мэры Илсур Метшин башкала халкының метроның икенче тармагы станцияләре өчен исемнәр сайлый алачагы турында сөйләгән иде. Әлегә алар «Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров урамы» дип атала.
Станцияләрнең дизайн концепциясенә үткәрелгән бәйге тәмамланмады. Иң башта исемнәрен билгеләргә һәм аларга карап концепциясенә эшләргә карар кылынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз