news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе мемориаль такталарны шул йортта яшәүчеләр карамагына тапшырырга җыена

Диварына мемориаль такталар куелган йортта яшәүчеләр мондый тәкъдимнән аптырашта калган.

Казан мэриясе мемориаль такталарны шул йортта яшәүчеләр карамагына тапшырырга җыена
Салават Камалетдинов, архив

Казанның Жуковский урамында Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлегенә мемориаль такта куелган йортта яшәүчеләрдән әлеге объектны йорт балансына алуны сораганнар.

«Вахитов районы идарәче компаниясе вәкиле килеп йортта яшәүчеләр белән очрашты. Ул Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлегенә куелган мемориаль тактаны күпфатирлы йортның гомуми милке хисабына кертергә һәм Жуковский урамындагы бу йортта яшәүчеләрдән җыелачак акчаны әлеге мемориаль тактаны карап тоту өчен финанслар чыганагы итеп билгеләргә тәкъдим итте», – ди яшәүчеләр.

Идарәче компаниягә мондый тәкъдим белән Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе чыккан. Әлеге йортта яшәүчеләр мемориаль тактаны йорт балансына алу тәкъдиме буенча аптырашта калган каршы килгән. Шул хакта беркетмә тутырылган.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында мемориаль такталар урнаштыру турында нигезләмәне раслау турында» 2002 елның 1 апрелендәге 163 номерлы карары нигезендә әлеге мемориаль такталар баланста булган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм оешмалар аларның сакланышы һәм карап тотылышы чаралар күрәләр», диелгән ТР Мәдәният министрлыгының җавабында.

  • РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артистлары Исламия Идиятулла кызы Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта кую инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары чыккан иде. Мемориаль такта быел 25 мартта ачылды.
  • Татарстан Республикасында урнашкан мемориаль объектларның Бердәм реестры ясала. 2022 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында урнашкан 3 726 объект турында мәгълүмат тупланган.

  • Татарстанда 2016-2020 елларда 34 мемориаль такта куелган.

  • Әлеге темага тулырак итеп «Интертат»тан укый аласыз. «Татар-информ» бу теманы игътибар үзәгендә тотачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot