Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэриясе махсус операциядә катнашучыларның балаларына Яңа ел шоуына билетлар бирәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казан мэриясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга Казан циркындагы Яңа ел тамашасына билетлар бүләк итәргә җыена. Шәһәр башкарма комитетының әлеге карары проекты ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Документ буенча, 0-17 яшьлек балалар «Чудесатая цирковая новогодняя сказка «Лабиринт» тамашасына билетлар алачак. Алар Казан циркына үзләрен озата баручылар белән килә ала. Мэрия хәрбиләрнең балаларына һәм аларны алып килүчеләргә 9,6 мең билет сатып алырга җыена.
Моннан тыш, яңа ел бүләкләре сатып алу һәм махсус эшләнгән дизайн буенча, Казан мэры Илсур Метшин исеменнән котлау открыткалары ясау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз