news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе мәктәптә пычак белән һөҗүм турында: Җәзасыз калмаячак

Казан мэриясендә «Татар-информ»га Дәрвишләр бистәсендәге мәктәптә яшүсмергә пычак белән һөҗүм итү вакыйгасына бәйле аңлатма бирделәр.

Искәртеп үтәбез, мондый хәл 101 нче мәктәптә булды: тугызынчы сыйныф укучысы аннан түбәнрәк сыйныфта укый торган малайга пычак белән һөҗүм иткән. Яшүсмерләр арасында низаг берсенең сыйныфташ кызының кыз туганы аркасында чыккан. Малай кызга бәйләнгән, дип аңлаталар. Зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелде, ул курыккан һәм тәнендә сызырылган эзләр бар.

«Бу хәл булган урынга тиз арада кизүдәге укытучылар килеп җиткән, физкультура укытучысы очлы әйберне тартып алган. Сигезенче сыйныф укучысы сыйныф җитәкчесе белән медпунктка җибәрелгән. Тырналган урыннарны эшкәрттеләр, пластырь белән ябыштырып куйдылар. Зыян күрүченең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Билгеле, мәгълүматны шунда ук полициягә һәм ата-аналарга җиткерделәр», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казанның Совет районы прокуратурасы һәм «Дәрвишләр» полиция бүлеге тикшерү үткәрә. Барлык кирәкле материаллар да аларның адресына җибәрелгән. Бүген укучылар белән социаль педагог һәм психолог эш алып барды.

«Тикшерүләр тәмамлангач, укучыларга карата федераль законнар кысаларында чаралар күрү турында карар кабул ителәчәк. Без балаларны «эзләп тапмаска» һәм аларны социаль челтәрләрдә эзәрлекләмәүләрен сорыйбыз. Бу хәлгә компетентлы органнар ата-аналар һәм психологлар белән берлектә нокта куярга тиеш», – дип өстәделәр Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.

Зыян күргән яшүсмернең тән җәрәхәтләре буенча суд-медицина экспертизасы билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot