news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе кар чистарту мәсьәләләре буенча «бердәм тәрәзә» хезмәтен эшләтеп җибәрде

Казанда кышкы сезон башлануга бәйле рәвештә шәһәр инфраструктурасын карап тоту мәсьәләләре буенча шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен эшкәртүнең яңа, ачыграк тәртибе кертелә. Әлеге эш мөрәҗәгатьләргә җавап бирүнең сыйфатын һәм тиз арада үтәлүен арттырырга ярдәм итәчәк. Хәзер гражданнарның барлык шалтыратулары да бердәм кабул итү ноктасы – Казан мэриясенең колл-үзәге аша тупланачак. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Халыкка уңайлы булсын өчен ике телефон номеры аерып бирелгән. Ишегалды территорияләрен чистартуга кагылышлы сораулар +7(843) 236-4-123 («Ачык Казан») телефон номеры буенча кабул ителә.

Юлларны, тротуарларны һәм иҗтимагый киңлекләрне җыештыру кирәклеге хакында мөрәҗәгатьләрне җиткерү өчен +7(843) 222-7-222 (мэриянең колл-үзәге) телефон номерына шалтыратырга кирәк.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, телефон линиясеннән тыш, тиз арада җавап бирү өчен башка элемтә каналлары да саклана. Халык, элеккечә, «Минем Казан» телеграм-ботын куллана ала. Монда мөрәҗәгать текстын, фотосурәтләрне һәм геолокацияне беркетеп була.

Шулай ук кире элемтә өчен гадәти мәйданчыклар: «Халык контроле» порталы, социаль челтәрләрдә рәсми төркемнәр һәм Дәүләт хезмәтләрендә кире элемтә порталы үз эшен дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot