news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан мэриясе “Җир сәгате” акциясенә кушылачак
Бүген шәһәр җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шул хакта сүз булган
Скопировать ссылку
(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Бөтендөнья кеше аягы басмаган табигать фонды тарафыннан 27 мартка билгеләнгән әлеге акциягә кушылып, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Казан Ратушасы биналарының тышкы яктырткычлары 1 сәгатькә сүндерелеп торачак, дип белдерде бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Борһанов, диелә мэрия хәбәрендә. Сәламәт планета өчен шул рәвешле “тавыш бирү” юлы белән һәркем планетада климат үзгәрү куркынычы проблемасына үзенең битараф булмаганын белдерә ала, казанлыларны да бу акциядә катнашырга чакырабыз, ди мөрәҗәгатендә Р.Борһанов.
“Җир сәгате” акциясе ул көнне 20.30 сәгатьтән башлана. Былтыр Җир шарында яшәүче йөзләгән млн. кеше 1 сәгатькә ут сүндереп торган булган, акциядә Россия Федерациясенең дистәдән артык субъекты, 20 шәһәре катнашкан.
“Җир сәгате” акциясе вакытында, кагыйдә буларак, түбәндәгеләр сүндереп торырга тәкъдим ителә, дөрес, һәр очрак индивидуаль:
бүлмәләрдәге, офислар һәм йортлардагы өске яктырткычлар;
җәмәгать куркынычсызлыгына тәэсир итми торган тышкы яктырткычлар;
компьютерлар;
бәйрәм иллюминацияләре;
неон реклама алтакталары;
телевизорлар;
өстәл лампалары;
кирәкмәс электр приборлары һ.б.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot