news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе инвалид бала тәрбияләүчеләрнең кайберләренә матди ярдәм күрсәтәчәк

Бу гамәл Казанда 1-10 декабрьгә билгеләнгән инвалидлар ун көнлеге кысаларында башкарылачак

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Ноябрь башы мәгълүматлары буенча, Казанда барыгы 90 меңләп инвалид гомер итә, шуларның 3492се – балалар; инвалидларның 1158е – коляскада гына хәрәкәт итә ала.

 Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең аппарат киңәшмәсендә чыгыш ясаган ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова шундый мәгълүматлар китерде. Ул, икешәр, өчәр инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең хәле аеруча авыр булуын ассызыклап, ә Казанда андый 67 гаилә исәпләнә, шуларның 60ында балигъ булмаган балалар тәрбияләнә, дип белдерде. Моннан тыш, үзе дә инвалид булган 37 ана инвалид баласын ялгыз тәрбияли. 
 
 Һәр елдагыча, инвалидларның хәленә кереп, аларның күңелен күрү өчен, 1-10 декабрьдә Казанда инвалидлар ун көнлеге кысаларында төрле чаралар, акцияләр оештырыла һәм аның аерым программасы бар. И.Просвирякова шулар белән таныштырды.

Киңәшмә барышында мэр Илсур Метшин ике һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә, инвалид баласын тәрбияләүче физик мөмкинлекләре чикле аналарга һәм ата-анасы икесе дә инвалид булган балалы гаиләләргә шәһәр мэриясе матди ярдәм күрсәтәчәк, дип игълан итте. «Әйдәгез, ун көнлек кысаларында каралган чаралардан тыш та бөтен шәһәр белән инвалидларга карата игътибарлылыгыбызны күрсәтик! Физик мөмкинлекләре чикле күршесенең, танышының язмышына беркем дә битараф булмасын иде», - дип, шәһәр башлыгы предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләрен исә әлеге ун көнлектә аеруча активлык күрсәтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100