news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе инешләр янында урнашкан йортларны су басу куркынычы турында кисәтте

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне язгы ташу чорына вакытлыча урнаштыру өчен 15 пункт оештырылды.

Казан мэриясе инешләр янында урнашкан йортларны су басу куркынычы турында кисәтте

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан башкаласында инешләр янындагы йортларны су басу куркынычы бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

«Язгы ташу чорында халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 15 пункт оештырылган. Алар 6048 кешене сыйдыра. Казансу, Киндерле, Вертлевка, Нокса һәм Коры елга ага торган торак массивларда түбән урыннарда урнашкан йортларны су басарга мөмкин», — дип хәбәр итте Фирдинант Тимерханов.

Аның сүзләренчә, март башыннан язгы ташуга дучар булган районнарда йорт биләмәләрен карап чыгалар, су басуларны бетерү эшләре башкарыла. Моннан тыш, халыкка язгы ташу чорында үзләрен тоту һәм куркынычсызлык чаралары турында белешмәлекләр тараталар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда язгы ташуны бетерү өчен 136 мобиль төркем төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot