news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе “Имәнлек” паркын ясаганда агачларны кисмиләр дип ышандыра

“Имәнлек” урман паркына керү мәйданын булдыру турында җәмәгать тыңлаулары 2,5 сәгатькә сузылды.

Казан мэриясе “Имәнлек” паркын ясаганда агачларны кисмиләр дип ышандыра
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казан мэриясе вәкилләре "Имәнлек” урман паркына керү мәйданчыгын ясаганда агачларны кисмиләр дип ышандыра. Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр администрациясе вәкилләре белән урман паркы алдында мәйданчык төзү буенча очрашу 2,5 сәгать барды.

“Урманга тимибез. Урман статусы – федераль җир. Без урман территориясенә кермибез, ә аның янындагы ташландык территорияне генә төзекләндерәбез. Урманны кисмибез”, - диде мэрия хезмәткәрләре.

6 нчы гимназиягә очрашуга битараф булмаган йөзләгән шәһәрле килгән. Аларга Казан мэриясе каршындагы архитекторлар иҗат төркеме эшләгән проект тәкъдим ителде. Бу команда Горький паркы, “Континент”, Наратлык паркларын реконструкцияләгән инде.

“Имәнлек мәйданы проекты ике ай чамасы эшләнде. Без социологик сораштыру үткәрдек, мәйданчык булачак урынга килдек, кешеләр белән очраштык. Социаль челтәрләрдән объект турындагы мәгълүмат  җыйдык”, - дип сөйләде Казан мэриясе каршындагы иҗат төркеменең әйдәп баручы архитекторы 

Шулай ук бетонланган мәйданчык, кунаклар зонасы булачак,  диде агентлык әңгәмәдәше.

“Мәйданчыкны ясаганда табигый материаллар кулланылачак. Барлык материаллар экологик яктан чиста булачак. Машиналар кую өчен 60 урын әзерләнәчәк. Бу кешеләр машина белән урман территориясенә кермәсен һәм юл кырыенда машиналарын калдырмасын өчен эшләнелә”, - диде Ләйсән Минаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100