news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе иң кыйммәтле бодай икмәге Россиядә дигән мәгълүматны кире какты

Татарстан башкаласында ипигә бәяләр миллион кеше яши торган дүрт шәһәр белән чагыштырганда түбәнрәк.

Казан мэриясе иң кыйммәтле бодай икмәге Россиядә дигән мәгълүматны кире какты
Александр Эшкинин

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Казан Башкарма комитетында «Эвотор» IT-компаниясенең тикшеренүен тәнкыйтьләделәр. Алар Россиядә бодай ипие иң кыйммәтле дип нәтиҗә чыгарган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ипигә бәя арту базар һәм җитештерү вазгыятен чагылдырмый», - диделәр шәһәр мэриясендә.

Статистика органнары мәгълүматлары буенча, миллион кеше яши торган 13 шәһәр арасында арыш-бодай ипиенә бәя буенча Казан бишенче урында (43,62 сум), иң югары бәя Новосибирск (72,92 сум), Екатеринбург (60,89 сум), Чиләбе (55,59 сум) шәһәрләрендә, иң арзаны Волгоградта (39,38 сум) һәм Воронежда (41,41 сум).

Казанның икмәк-күмәч әйберләре җитештерүче алдынгы азык-төлек предприятиеләре мәгълүматлары буенча, «Сельский» ипие 30,7 сум, «Бодай» ипие 31,95 һәм «Дарницкий» 28,92 сум тора..

«Җирле үзидарә органнары азык-төлек продуктларына бәя куюга йогынты ясарга хокуклы түгел. Аларның бәясе коммерция структуралары тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә, товар сатып алу һәм логистика, салым һәм башка чыгымнарга карап билгеләнә», — диделәр мэриядә.

  • «Татар-информ» ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аналитикларның дөрес тикшермәвен, ә республикада бодай икмәгенә бәяләр Самара, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре, шулай ук Чувашстан Республикасындагы бәяләрдән түбәнрәк булуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100