news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә

Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән бушлай татар теле курсларын үткәрә.

«Дәресләр Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләре өчен уздырыла. Курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар. Дәресләр 12 февральдә башлана, 1,5 ай дәвам итәчәк. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган унике дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес бер сәгатькә исәпләнгән», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Дәресләрне Казан мәктәпләренең профессиональ педагоглары алып барачак. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак. Һәр төркемнән курсны уңышлы тәмамлаган өчәр хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

  • Татар теле курсына язылырга теләгән муниципаль хезмәткәрләр сылтамага басып теркәлергә тиеш. Үткәрелү урыны: Казан шәһәре Башкарма комитеты (Кремль урамы, 3 йорт)
  • Казан шәһәре мэриясе бушлай татар теле курсларын беренче тапкыр 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырды. Быел барлыгы дүрт курс узачак. Татар телен өйрәнергә теләүче казанлылар өчен бушлай татар теле курслары җәй һәм көз айларында узачак. Бу турыда алдан хәбәр итәчәкләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100