Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэриясе бүген кар чистартылачак урамнар исемлеген чыгарды
Бүген Казан урамнарыннан кар чистартырга 568 эшче һәм 367 берәмлек техника чыкты. Шул исәптән, карны ташу өчен 56 машина, щеткалы 72 трактор, 97 үзбушаткыч, 81 фронталь төягеч һәм башка машиналар җәлеп ителә, дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.
Бүген көндез кар актив чыгарылачак территорияләр арасында Адоратский, Борисовская, Волгоград, Гаврилов, Губкин, Дементьев, Журналистлар, Кремль, Лукницкий, Мичурин, Мәскәү, Н.Йосыпов, Сәйдәшев һәм башка урамнар бар.
Узган төндә шәһәр урамнарыннан 9275 тонна кар чыгарылды һәм 292 тонна реагент һәм юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 512 тонна комлы тоз катнашмасы кулландылар.
Искәртеп узабыз, республиканың Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, Татарстанда 17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр айлык норманың якынча яртысы явачак. Алдагы тәүлектә шәһәрдә кар күп яву гына түгел, бозлы яңгыр да көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз