news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе бүген булачак бәйрәм чаралары турында искәртте

Казан мэриясе бүген булачак бәйрәм чаралары турында искәртте
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген, 6 гыйнварда, Казан халкын һәм кунакларын шәһәрдә узачак кышкы активлыкларда һәм бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Черек күл» паркындагы шәһәр шугалагында 12:00 сәгатьтә зурлар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класслар башлана. Гавәми урыннар ишегалдында шәһәр халкы өчен клоуннар һәм уеннар белән «Игелекле интерактив» оештырыла.

Балыкчылар утравында 14:00 сәгатьтә кышын балык тоту буенча мастер-класс уза (теркәлү таләп ителә). 16:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында һәм 18:00 сәгатьтә Серов урамындагы бульварда «Гости аллеи» спектаклен күрсәтәчәкләр. Гавәми урыннар ишегалдында 16:00 сәгатьтә «Тылсымлы шәһәрчек чыршысы» узачак, ә 18:00 сәгатьтә «В поисках Кая» спектакле тәкъдим ителәчәк. Спектакль рус жестлар теленә тәрҗемә ителәчәк.

«Елмай» балалар паркында 17:00 сәгатьтә «Атмосфера» хоры чыгыш ясаячак. «Черек күл» паркындагы шугалакта шул ук вакытта шәһәр төркемнәренең тере чыгышлары белән музыкаль кичә һәм күмәк шуу узачак.

Чаралар афишасы һава торышы шартларына карап үзгәрергә мөмкин, дип кисәттеләр мэриядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot