news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе бозлавыкны тоз белән эретергә карар иткән

Бу кышта урам-юл челтәрен карап тоту өчен, “Дымлы реагент” экономияле дип табылган.

Казан мэриясе бозлавыкны тоз белән эретергә карар иткән
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Быел бозлавыкка каршы нәтиҗәле көрәш өчен Казан мэриясе “Дымлы реагент” сатып алган. Бу хакта кышын урам-юл челтәре торышы проблемаларына багышланган пресс-тур вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – шәһәрнең тышкы төзеклеген тәэмин итү комитеты рәисе Игорь Куляжев белдерде.

Коры матдә белән тозлыкны бергә кушуны махсус машина башкара, дип сөйләде шәһәрнең тышкы төзеклеген тәэмин итү комитеты рәисе. Аннары катнашма юлга эләгә һәм бозны эретә дә башлый.

“Реагент юешләнгәч юлга ябыша, ә машина тәгәрмәчләренә ябышып таралмый. Шулай итеп, беренчедән, реагентның нәтиҗәлелеге арта, икенчедән экономияле, өченчедән реагентның эшчәнлеге 15-20 процентка арта һәм урам-юл челтәрендә реагент азрак сарыф ителәчәк. Бу быел без куллана торган яңа материал”, - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100