news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе балконнарында алтынчы тапкыр «Казан тавышлары» перформансы узачак

28 августта Казан мэриясе балконнарында алтынчы тапкыр «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы узачак.

Кичәне 19:30 сәгатьтә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Казан камера оркестры La Primavera ачып җибәрәчәк. Алар башкаруында совет кинофильмнарыннан яраткан җырлар яңгыраячак. Төп тамаша 20:00 сәгатьтә башлана.

Сценарий авторлары – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Режиссёры – Резеда Гарипова.

Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot