news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештыра

Казан Ратушасында узачак чарада дүрт меңнән артык бала катнашачак.

Казан мэриясе балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештыра
Владимир Васильев

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казан мэриясе балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештыра. Чарада дүрт меңнән артык бала катнашачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова әйтте.

“Казан шәһәре мэриясе өч ел рәттән Яңа ел бәйрәмен оештыра. Быел әлеге бәйрәм 26 декабрьдә узачак. Чарада барлыгы дүрт меңнән артык бала катнаша. Бәйрәмгә сәләтле балалар белән беррәттән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр дә чакырулы”, - диде ул.

Евгения Лодвигова әйтүенчә, балалар өчен кызыклы бәйрәм программасы һәм бүләкләр дә булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100