news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе август аенда кайнар су бирүне туктатып тору графигын тәкъдим итте

Казан мэриясе «Татэнерго» АҖ челтәрләренә тоташкан торак йортларда август аенда кайнар суны сүндерү графигын тәкъдим итте. Вакытлыча уңайсызлыклар җылылык челтәрләренә ремонт ясау һәм гидроопрессовкалар ясау белән бәйле дип аңлатыла.

Билгеләп үтелгәнчә, исемлектә күрсәтелгән йортларда кайнар су 22 августтан 24 августка кадәр булмаячак. Казанда яшәүчеләрне сроклар үзгәрергә мөмкин, дип кисәтәләр. Шулай ук шәһәр халкына эш этаплап үткәрелүен, шуңа күрә кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү бер генә тапкыр башкарылмаска мөмкинлеген искәрттеләр.

Киләсе айда кайнар су сүндереләчәк йортларның адресларының тулы исемлеген сылтама буенча табарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot