news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә балаларны чакыра

Казан мэриясе «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә балаларны чакыра
Салават Камалетдинов/архив

«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе 4-8 яшьлек кечкенә балалар өчен кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча яңа мәктәп-студиядә 15әр баладан торган 2 төркем шөгыльләнәчәк. Кастинг 3 сентябрьдә 12.00-15.00 сәгатьтә Шәрык клубында (Татарстан урамы, 8 йорт) үтәчәк. Катнашучыларның яшь чикләве: 4-8 яшь.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, яңа проектның тууына, беренче чиратта, әти-әниләр сәбәпче.

«Узган ел «Апуш» татар балалар театр студиясе эшли башлагач, безгә 9 яшьтән кечерәк балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә башлады. Кайберсе хәтта ике яше генә тулган сабыен да татар студиясенә йөртергә әзер иде. Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну уятучы, милли үзаң тәрбияләүче балалар оешмасына ихтыяҗ зур икәнлеген күреп, сентябрьдән дүрт яшьтән алып сигез яшькә кадәр балалар өчен яңа юнәлеш ачарга булдык», – диде ул.

«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография дәресләре бушлай укытылачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр артистлары балалар белән татар телендә шөгыльләнәчәк», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Нәни катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) кастингның жюри әгъзалары – Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесы «Казан театр училищесы»нда вокал укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы Гүзәл Сибгатуллина һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.

  • Сайлап алуны уңышлы узган балалар «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә шөгыльләнәчәк. «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина. Проект Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Гаризалар (баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча 2 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 89270322285 номерына Фәйзрахманова Алия Госман кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100