news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе «Алмачуар» татарча драматургия әсәрләре конкурсын игълан итте

Казан мэриясе «Алмачуар» татарча драматургия әсәрләре конкурсын игълан итте
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Казан мэриясе «Алмачуар» драматургия конкурсын игълан итте. Татар телендәге иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Төп шарт – пьесалар татар телендә булырга һәм моңа кадәр беркайда да басылмаган һәм сәхнәдә куелмаган булырга тиеш.

Бәйге дүрт номинациядә уза:

  • Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
  • Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
  • Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 яшьтән 16 яшькә кадәр);
  • Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 яшьтән 16 яшькә кадәр).

Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2026 елның 1 октябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.

Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнәчәк:

  • 1 урын – 110 000 сум,
  • 2 урын – 90 000 сум,
  • 3 урын – 70 000 сум.

Нигезләмә һәм гариза формасы белән сылтама аша танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot