news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан медклиникасының баш табибы медицина белеме турында ялган дипломнар ясауда шикләнелә

«Spina» клиникасының баш табибы «Дәвалау эше» һәм «Мануаль терапия» профиле буенча медицина белеме булу турында ялган дипломнар ясауда шикләнелә. Бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствога, клиника хезмәткәренең дипломнары чын булуда шикләнеп, мөрәҗәгать килгән. Казан медицина университеты архивы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу табибка медицина белеме булу турында дипломнар бирелмәгән.

Моңа кадәр бу медклиникага, мәгълүмати материалларда белгечләрне һөнәри әзерләү турында дөреслеккә туры килмәгән белешмә булу сәбәпле, кисәтү ясалган. Әмма клиника җитәкчелеге Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәмәгән: дөрес булмаган мәгълүмат әле дә ачык чыганакларда бар.

Шул рәвешле, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе әлеге фактларны клиника күрсәтә торган медицина хезмәтләре турында клиентларда ялгыш фикер уята торган фактлар буларак тикшерәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100