news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина университеты сәләтле абитуриентларга акчалата ярдәм итә

Химия һәм биологиядән 100 балл җыйган, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе һәм призеры булган укучылар 75 мең сум премия алачак.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Казан дәүләт медицина университетында сәләтле яшьләр арасыннан булган абитуриентларга ярдәм итү программасы инде икенче ел  гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Программа кысаларында Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән химия һәм биология фәннәреннән 100 балл җыйган, шулай ук Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе һәм призеры булган, шул исәптән региональ дәрәҗәдәге, һәр абитуриентка каралган 75 000 сум күләмендә премия түләү каралган.

Шулай ук бу программа буенча, чит шәһәрләрдән булган студентлар өчен тулай торакта урыннар бирү (кирәк булганда); студентларның фәнни эшен оештыруда шәхси ярдәм күрсәтү; IFMSA линиясе буенча студентлар стажировкаларын алуга өстенлекле хокукы булу; шәхси план буенча уку өчен мөмкинлекләр бирү дә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot