Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан медицина университеты һәм Канада колледжы хезмәттәшлеге - "Татар-информ"да брифинг темасы
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Җомга, 22 гыйнвар көнне 14.00дә, "Татар-информ" агентлыгында Казан дәүләт медицина университеты һәм Канаданың Корольлек табиблар һәм хирурглар колледжы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалауга багышланган матбугат конференциясе була. Әлеге документ ярдәмендә КДМУ Россия Федерациясе һәм Көнчыгыш Европада бердәнбер Канаданың Корольлек көллияте әгъзасы булачак.
Матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, КДМУ ректоры Алексей Созинов, Канаданың Корольлек көллияте генераль директоры Эндрю Падмос, Канаданың Корольлек көллияте төбәк директоры, Канаданың әйдәп баручы кардиохирургы Кәрим Каюми, Көнбатыш Коннектикуты Сәламәтлек саклау челтәре вице-президенты Рамин Әхмәди катнашачак.
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз