news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан медицина университеты хезмәткәрләрен намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр

Мактау билгесен учреждениедә 30 елдан артык эшләгән хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Казан медицина университеты хезмәткәрләрен намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Казан дәүләт медицина университеты хезмәткәрләрен күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казан дәүләт медицина университетында күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен" мактау билгесен учреждениедә 30 елдан артык эшләгән хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Алар арасында өзлексез 50 еллык стажлары булган Мәкъсум Исмәгыйлов – неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының профессоры һәм Рәшит Сагдеев – физик тәрбия һәм сәламәтлек кафедрасының профессоры бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100