Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан медицина университеты дистанцион укуга күчү турында мәгълүматны кире какты
Кафедраларга боерыкның проекты гына җибәрелгән булган.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты дистанцион укуга күчү турында мәгълүматны кире какты. Бу хакта югары уку йортының «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә.
«Хөрмәтле коллегалар, кафедраларга 2426 нче боерыкның проекты җибәрелде. Аның эчтәлеге дөрес аңлатылмаган һәм ул кулланылырга тиеш түгел. Стандартның гамәлдәге варианты буенча эшләүне дәвам итәбез», — диелә университетның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Хәзер югары уку йорты ректоры боерыгы буенча, университетта электрон мәгълүмати-белем бирү мохитендә эшләү белән беррәттән студентлар һәм укытучыларның аудиториядә эше дәвам итәчәк. Шул ук вакытта фәнни-гамәли, мәдәни һәм башка массакүләм чаралар бу ел ахырына кадәр онлайн-форматта узачак.
Башка боерык нигезендә, 65 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләргә читтән торып эшләү режимына күчү киңәш ителә.
Алдарак «Татар-информ» Казан дДәүләт медицина университеты 13 октябрьдән дистанцион укуга күчә дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз