news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан медицина көллияте Россия күләмендә таныла
Казан медицина көллияте Россия Федерациясе Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган Премиягә лаек булды
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Казан медицина көллияте Россия Федерациясе Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган Премиягә лаек булды.
Россиядә иң борынгы уку йортларыннан саналган Казан медицина көллиятенә 1837 елда нигез салына. 1954 елда аңа Казан база медицина училищесы статусы бирелә. 1991 елда уку йорты Казан база медицина көллияте итеп үзгәртелә. 2007 елда учреждение “Казан медицина көллияте” урта профессиональ белем бирү буенча дәүләт автоном укыту учреждениесе статусын ала. 1998 елдан көллият директоры итеп Зөһрә Хисаметдинова куела.
Бүгенге көндә көллият “Дәвалау эше”, “Акушерлык эше”, “Медицина-профилактика эше”, “Шәфкать туташлары эше”, “Лаборатор диагностика”, “Ортопедик стоматология”, “Профилактик стоматология” белгечлекләре буенча белем бирә. 2004 елның декабрендә Казан медицина көллияте Идел буе федераль округы медицина һәм фармация училищелары һәм көллиятләре өчен нигез уку йортына әверелде.
Соңгы елларда көллият төрле республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә катнаша, лаеклы урыннарга чыга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2