news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан медицина академиясенең үз музее булачак
Быелның апрелендә Казан дәүләт медицина академиясендә музей ачылыр дип көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Быелның апрелендә Казан дәүләт медицина академиясендә музей ачылыр дип көтелә.
Академиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, музейны ачу медицина академиясе оешуына 90 ел тулуга багышлана. Бүгенге көндә анда академия тормышы белән бәйле булган экспонатлар, тарихи документлар, атаклы галимнәр турында материаллар җыела. Хәзер музейда ремонт эшләре бара. Музей академиянең икенче катында урнашачак һәм ике бүлектән торачак дип уйланыла. Беренче бүлегендә - академия тормышын чагылдырган экспонатлар, икенче бүлектә – кафедралар тарихын, академия галимнәре тормышын ача торган предметлар, документлар, фотолар урын алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot