news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан медицина академиясенең 1-нче тулай торагында ремонт эшләре бара

Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә гомуми мәсьәләләр буенча Гыйльми Совет утырышы узды

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә гомуми мәсьәләләр буенча Гыйльми Совет утырышы узды. Аны академия ректоры Камил Зыятдинов алып барды.
Чыгышлар башланыр алдыннан, ректор 1-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Лариса Мальцеваны ТР атказанган фән эшлеклесе исемен алуы, академиянең ортопедик стоматология кафедрасы ассистенты Алла Раффны өске казналык сынуын дәвалауда тугым уйлап тапкан өчен көмеш медальгә ия булуы белән котлады.
Утырышта 7 доклад тәкъдим ителгән иде. Алар академиянең укыту мәсьәләләренә кагылган иде. Гомуми мәсьәләләр буенча ректор урынбасары Ренат Үткелбаев академиянең тулай торакларының тыңлаучыларны кабул итүгә әзер булуы мәсьәләсен яктыртты. Ренат Үткелбаев сүзләренә караганда, 2008 елда РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы академиянең 2-нче тулай торагын төзекләндерүгә 39,5 миллион сум акча бүлеп биргән иде. 2-5 катларда ремонт эшләре декабрь аена кадәр төгәлләнде инде. Быелның маенда тулай торакның беренче катында һәм идән астында ремонт эшләре төгәлләнгән иде, анда барлык инженер-техник коммуникацияләр челтәре алыштырылды. Идән астында ремонт остаханәләре, складлар, инженер коммуникацияләре эшен җайга салу бүлмәләре урнашкан. Тулай торакта яшәүчеләргә уңайлы тору шартларын тудыру максатыннан идән астында кер юу бүлмәсе дә бар. 2-нче тулай торакны ремонтлауга барлыгы 49 миллион 600 мең сум акча тотылды. Бүгенге көндә 2-нче тулай торакның 137 бүлмәсендә 257 кеше тора. Бүлмәләр яңача җиһазланган.
Быелның маенда академиягә тузган хәлдә булган 1-нче тулай торакны ябу турында күрсәтмә килде. Чыннан да, бина 1961 елда салынган. Академия җитәкчелеге әлеге тулай торакны да төзекләндерү эшләренә тотынды. Россия министрлыгы тулай торакның беренче яртысын һәм түбәсен ремонтлауга 35 миллион сум акча җибәрде. Хәзерге көндә ремонт эшләре идән астында алып барыла. 2010 елның гыйнварына тулай торак файдалануга тапшырылачак, дип ышандырды ректор урынбасары.
Академиянең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, утырышта хирургия кафедрасы мөдире профессор Игорь Малков, 1-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Лариса Мальцева, фәнни эш буенча ректор урынбасары профессор Асия Сафина, уку эшләре буенча ректор урынбасары Антонина Анохина да чыгыш ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100