news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан медицина академиясендә ветераннарны искә алдылар
Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган митинг үтте
Скопировать ссылку
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган митинг үтте. Тантананы академиянең медицина-профилактика факультеты деканы Элдар Мамкеев ачып җибәрде. Ул Бөек Ватан сугышы чорында Казан ГИДУВы хезмәткәрләренең эшен үзенә бер батырлыкка тиңләде. Ветераннарга тәбрикләү сүзләрен академиянең укыту эше буенча ректор урынбасары Антонина Анохина, нур диагностикасы кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Ренат Әкбәров, тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Эрик Әүхәдиев, фәнни китапханә мөдире Гөлчирә Минһаҗева ирештерделәр.
Академия хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотолары эленгән стендны тәкъдим итте. Соңыннан академия хезмәткәрләре дөньядан киткән сугыш һәм тыл ветераннарын бер минутлы тынлык белән искә алдылар.
Тарихтан билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы башлангач, тыл госпитальләрендә эшләү өчен институттан 267 хезмәткәр чакырылды. Алар арасында 4 профессор, 15 доцент, 42 ассистент, 46 табиб, 85 шәфкать туташы һәм лаборант бар иде. Сугышның беренче көненнән ГИДУВ клиникаларында эвакуация госпитальләре эшли башлады. 1941 елның көзеннән ГИДУВта табиблар белемен күтәрү цикллары үткәрелә башлады. 1942 елның 1 августында Казан академиясендә 986 табиб ике айлык курсларда укыды. 546 268 табиб декада курсларын узды, 160 кеше ике атналык курсларда укыды. 1185 медицина хезмәткәре төрле белгечлекләр буенча лекцияләр тыңлады. Сугыш соңында фашистлардан азат ителгән кайбер районнарда табибларга – педиатрлар, рентгенологлар, невропатологлар, йогышлы авырулар буенча белгечләр, санитар табибларга кытлык зур булды. 1944 елдан башлап әлеге белгечлекләр укытыла башлады. 160тан артык кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. Бу турыда Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2