news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина академиясендә Тарих музеен төзү эшләре дәвам итә

Узган ел Казан дәүләт медицина академиясендә укыту һәм фәнни эшчәнлекне үстерү максатыннан, уку йортының матди-техник базасын яңарту буенча зур эш башкарыла

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Узган ел Казан дәүләт медицина академиясендә укыту һәм фәнни эшчәнлекне үстерү максатыннан, уку йортының матди-техник базасын яңарту буенча зур эш башкарыла. 2009 елда академия хуҗалыгын алып баруга Россия Федерациясе бюджетыннан 207 миллион 523 мең сум күләмендә акча юнәлтелә. Бу, 2007 ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга күбрәк, дип белдерде кичә академиянең Гыйльми Совет утырышында гомуми мәсьәләләр буенча ректор урынбасары Ренат Үткелбаев.
2009 елда академиянең эчендә ремонт эшләре үткәрела, укыту-лаборатория корпусының инженер коммуникацияләре челтәре тәртипкә китерела. Шулай ук Галеев урамында ураншкан ике тулай торакта төзәтү эшләре тәмамлана. Янгыннан саклану чараларын күрү максатларына 1,5 миллион сум күләмендә акча тотыла.
Автопаркны яңарту максатыннан, узган ел Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы академиягә биш автомобиль сатып алу өчен 5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирә. Бүгенге көндә академия балансында 15 автомобиль исәпләнә.
Узган ел академиянең 8 кафедрасын җиһазландыру өчен 7 миллион 600 мең сумга медицина җайланмалары сатып алына.
Ренат Үткелбаев сүзләренә караганда, быел академиянең укыту-лаборатория, Үзәк тикшеренү-лаборатор биналарын капиталь төзәтү планлаштырыла. Ел саен Үзәк лаборатория үсешенә бүлеп бирелгән акча күләме арта. Узган ел гына Россия бюджетыннан 2 миллион 359 меңнән артык күләмендә акча юнәлтелә. Шулай ук быел академиянең терапия һәм дерматовенерология кафедраларын ремонтлау, Чапаев урамындагы 4 йортта урнашкан биналарны төзәтү дә ниятләнелә. Академиядә быел шәхси проект буенча Тарих музеен төзү эшләре башкарыла.



news_right_1
news_right_2
news_bot