news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан медицина академиясе нанотехнологияләрне куллана башлый
Казан дәүләт медицина академиясе ректорының фәнни эш буенча урынбасары Асия Сафина академиянең яшь галимнәренә иң яхшы эшләре өчен бирелә торган Р.Лурий исемендәге еллык премия булдырырга тәкъдим итте
Скопировать ссылку
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казан дәүләт медицина академиясе ректорының фәнни эш буенча урынбасары Асия Сафина академиянең чираттагы Гыйльми Совет утырышында, белем бирү йорты оешуына 90 ел тулуга багышлап, яшь галимнәргә иң яхшы эшләре өчен бирелә торган Р.Лурий исемендәге еллык премия булдырырга тәкъдим итте.
Асия Сафина узган ел академиядә алып барылган фәнни эзләнүләр хакында да хисап бирде. Аерым алганда, академия галимнәре тарафыннан арка мие җәрәхәтләрен дәвалау максатыннан, биоинженер конструкциясен эшләү һәм биологик наномолекуляр структураларын җыю өлкәсендә эш алып барыла. Академиядә шулай ук хатын-кызларны сәламәтләндерү һәм балалар арасында авыру, үлү очраклары санын, неврологик, онкологик, хирургия, урологик авыруларны дәвалау ысулларын камилләштерү, заманча технологияләрне кулланып, кешедәге авыруларны нурланыш ярдәмендә диагностикалау, яңа төр даруларны, диагностика җиһазларын эзләү һәм өйрәнү, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау юнәлешләрендә фәнни тикшеренүләр алып барыла.
Асия Сафина әйтеп үткәнчә, апрельдә академиянең 90 еллыгына “Практик медицина” журналын чыгару планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot