news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан медицина академиясе Гыйльми Совет утырышы узачак

Җыелышта күптән түгел төзекләндерелгән тулай торакларны файдалануга тапшыру хакында чыгыш тыңланылачак

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казан дәүләт медицина академиясендә гомуми мәсьәләләр буенча Гыйльми Совет утырышы узачак.
Академиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта хирургия кафедрасы мөдире профессор Игорь Малков, 1-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Лариса Мальцева, гомуми мәсьәләләр буенча ректор урынбасары Ренат Үткелбаев, фәнни эш буенча ректор урынбасары профессор Асия Сафина, уку эшләре буенча ректор урынбасары Антонина Анохина катнаша. Җыелышта күптән түгел төзекләндерелгән тулай торакларны файдалануга тапшыру хакында чыгыш тыңланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100