news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан медицина академиясе белгече РФ оборона министры бүләгенә ия булды

Казан дәүләт медицина академиясенең инновацион үсеш идарәсе башлыгы Галина Сабирҗанова Россия Федерациясе оборона министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казан дәүләт медицина академиясенең инновацион үсеш идарәсе башлыгы Галина Сабирҗанова Россия Федерациясе оборона министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Академиянең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, бүләкләү тантанасы Гыйльми Шураның чираттагы утырышында узды.
Галина ханым 20 ел буе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында дәвалау бүлеге баш белгече булып эшләде. Быелның апрель аенда ул Казан дәүләт медицина академиясенә эшкә күчте. Министрлыкта эшләгәндә ул хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең сәламәтлеген тикшерү эшен оештыру өчен җаваплы иде. Оборона министрының Мактау грамотасына да Галина ханым гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүгә, Россия Федерациясе Коралланган Көчләргә йөкләнгән бурычларны үтәүгә керткән лаеклы өлеше өчен ия булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100