news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан медицина академиясе АКШ профессоры белән хезмәттәшлек итәчәк

Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә ректор Камил Зыятдинов АКШның Йельск университеты профессоры Мәҗит Садигх белән очрашты

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә ректор Камил Зыятдинов АКШның Йельск университеты профессоры Мәҗит Садигх белән очрашты.
Мәҗит Садигх – медицина җәмәгатьчелегендә танылган шәхес. Аның йогышлы авырулар һәм ВИЧ инфекциягә багышланган фәнни хезмәтләре бөтен дөньяда өйрәнелә. Аның шулай ук җир шарының төрле илләре халкына гуманитар ярдәм күрсәткәне дә мәгълүм. Мәҗит әфәнде Казан дәүләт медицина университеты белән дә хезмәттәшлек итә.
“Медицина өлкәсендә белем бирүнең киләчәге – аның өзлексез булуында. Бу нисбәттән әлеге өлкәдә безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләгән белгечләр белән элемтәләр урнаштырырга әзербез. Бүген Казанда Сезнең белән очрашуыбыз да юкка түгел. Россия Болон процессына кушылды. Димәк, без хәзер Аурупа дәрәҗәсендәге медицина ярдәмен күрсәтергә тиеш. Сезнең белән очрашу ике арада уңышлы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыруга зур этәргеч булачак”, - дип сүзен башлады академия ректоры Камил Зыятдинов. Аның сүзләренә караганда, Казан медицина академиясенең күп еллык тарихы бар. Хәзер академия табиблар белемен күтәрү буенча Россиядә Санкт-Петербургтан кала икенче урынны алып тора. Уку йортында аспирантлар, интерннар, ординаторларга белем алу өчен барлык шартлар тудырылган.
Мәҗит Садигх сүзләренчә, Казан шәһәрендә Көнбатыш белән Көнчыгыш мәдәниятләренең бер-берсен баетуы аңарда зур тәэсир калдырды. “Казанга мин беренче тапкыр моннан 15 ел элек килгән идем. Мондагы кунакчыллык мине әсир итте. Мин үзем Ираннан булсам да, Казанны үземнең икенче йортым дип саныйм”, - диде кунагыбыз. Мәҗит әфәнде академия ректорының уку процессын оештыруга кагылышлы фикерләрен тыңлаганнан соң, академия белән өч – исбатлау медицинасы, белем бирү һәм дәвалау процессын нәтиҗәсенә карап бәяләүне фәнни нигезләү кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә теләвен ассызыклады.
Камил Зыятдинов кунакны академиянең 90 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына чакырды һәм аңа Татарстан, аның мәдәнияте турында видеоматериаллар, сувенир бүләк итте.
Бүген Мәҗит Садигх академия белгечләренә йогышлы авыруларны дәвалаудагы уңышлары хакында лекция укыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100