news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина академиясе 2010 елга эшен планлаштырачак

16 декабрьдә Казан дәүләт медицина академиясендә Гыйльми Советның чираттагы утырышы узачак

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). 16 декабрьдә Казан дәүләт медицина академиясендә Гыйльми Советның чираттагы утырышы узачак.
Академиянең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, Совет утырышында 2010 елга академиянең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген планлаштыру, педиатрия кафедрасының 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, аның казанышларын сәламәтлек саклау өлкәсендә гамәлгә ашыру; академиянең Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенең 2010 елга эш планын раслау һәм башка мәсьәләләрне карау планлаштырыла. Җыелыш 13 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot