Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан медицина университетында ректор сайлаулары узачак
Җомга көнне, 3 июльдә, Казан дәүләт медицина университетының фәнни-педагогик хезмәткәрләре һәм студентлары конференциясендә югары уку йортының яңа ректоры сайланачак.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының аттестация комиссиясе сайлауларга университет эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен тәкъдим итүче өч кандидатны кертте:
Марат Мөхәммәдьяров – нейрофәннәр институты директоры һәм нормаль физиология кафедрасы мөдире. Профессор кандидатурасын университетның фәнни бергәлеге, үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясен һәм профильле институтларны да кертеп, тәкъдим итте.
Сергей Осипов – КДМУ проректоры вазифаларын башкаручы. Аның кандидатурасын стоматология факультеты һәм стоматология поликлиникасы хезмәткәрләренең һәм укучыларның гомуми җыелышы хуплады.
Айрат Фәррахов – гамәлдәге ректор вазифаларын башкаручы, медицина фәннәре докторы. Аны дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика һәм медицина-биология факультетлары, шулай ук административ-идарә персоналы кергән киң коалиция тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 2009 елдан 2025 елга кадәр университет белән җитәкчелек иткән Алексей Созинов узган сентябрьдә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе булды. Мондый карар парламентның 13 нче утырышында бертавыштан кабул ителде.
Агымдагы елның 1 апреленә кадәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева КДМУ ректоры вазифаларын башкарды.
2026 елның 1 апрелендә Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Югары уку йортының яңа башлыгын Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз