news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина көллияте студенты һөнәри осталык буенча чемпионатта алтын медаль яулады

Казан медицина көллияте студенты һөнәри осталык буенча чемпионатта алтын медаль яулады
Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru

Казан медицина көллияте студенты Эльвина Галиаскарова «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионат финалында «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә алтын медаль алды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Моңа Казан медицина көллияте укытучысы, М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе шәфкать туташы Айгөл Гарипова алтын алган иде.

Казан медицина көллияте укытучысы Наталья Романова тим-лидер, психолог һәм ярдәмче булды. Баш эксперт – Елена Борһанова, «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе менеджеры, Казан медицина көллияте укытучысы, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot