news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина көллияте директоры вазифасын башкаручы итеп Алексей Шулаев билгеләнде

Казан медицина көллияте директоры вазифасын башкаручы итеп Алексей Шулаев билгеләнде
Фото: © «Татар-информ»

Казан медицина көллияте директоры вазифасын Алексей Шулаев башкарачак. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Шулаев яңа вазифага билгеләнгәнче Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы мөдире булып эшләгән.

2001 елда Алексей Шулаев Казан дәүләт медицина университетында «гомуми гигиена» белгечлеге буенча интернатура тәмамлый, тагын ике елдан сәламәтлек саклау һәм социаль гигиена оештыру белгечлеген үзләштерә.

2006 елда аны Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләделәр.

2010-2022 елларда Шулаев уку-производство базалары һәм клиник КДМУ белән мөнәсәбәтләр буенча проректор була. 2016 елда Казан медицина университетының гомуми гигиена кафедрасын җитәкли.

Искәртик, көллиятнең элеккеге җитәкчесе Зөһрә Хисаметдиновага карата тикшерү эшләре бара, аны 250 мең сум ришвәт алуда гаеплиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot