Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинованы тикшерү изоляторына озатмакчылар
Бүген Казанның Совет районы судына тикшерүчеләрдән Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдиновага карата чик кую чарасын сайлау турында гариза килде. Алар Хисаметдинованы тикшерү изоляторына озатуларын тели.
«Зөһрә Хисаметдиновага ришвәт алуның 4 эпизоды буенча гаепләү белдерелде, ул үз гаебен танымады», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Казанның Совет районы суды матбугат хезмәтендә.
Кичә хокук сакчылары Казан медицина көллияте директорын 250 мең сум күләмендә 4 ришвәт алган өчен тоткарлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз