Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан май комбинаты Бөтенроссия сыйфат смотрыннан ике алтын медаль белән кайтты
Казан комбинаты продукциясе “Майонез” һәм “Соуслар” номинациясендә җиңү яулады
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). “Казан май комбинаты” ААҖ Мәскәүдә узган ΙV Бөтенроссия сыйфат смотрыннан “Продукциянең югары сыйфаты өчен” дигән ике алтын медаль белән кайтты. Шул рәвешле, Казан комбинаты “Майонез” һәм “Соуслар” номинациясендә җиңү яулады.
Мәскәүдә узган Бөтенроссия сыйфат смотры “Россиянең май җитештерү комплексы: үсешнең яңа аспектлары” дигән Халыкара конференция кысаларында оештырылган иде. Жюри хөкеменә Россиянең 22 предприятиесе 100 дән артык төрдәге май продукциясен тәкъдим иткән. Бу хакта Казан предприятиесенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз