news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан май бәйрәмнәрендә туристлар җәлеп итүдә лидер-шәһәрләр өчлегенә кергән

Татарстан башкаласында туристлар якынча өч көн булырга ниятли.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казан май бәйрәмнәрендә туристлар җәлеп итү буенча сәяхәт өчен популяр булган Россия шәһәрләре арасында өченче урынны алган.

Россиянең RoomGuru.ru кунакханәләрне броньлау сервисы аналитиклары 2017 елның 29 апреленнән 10 майга кадәр апартаментларны броньлау нәтиҗәләре буенча рейтинг төзегән. Рейтингта беренче ике урынны Мәскәү һәм Санкт-Петербург алган. Моннан тыш топ-унлыкка Калининград, Түбән Новгород, Вологда, Псков, Бөек Новгород, Сергиев Посад һәм Выборг кергән.

Татарстан башкаласы Казанда туристлар май бәйрәмнәрендә кунакханәләрне якынча өч төнгә броньлый. Кунакханә номерында бер тәүлек якынча 3 мең сумга төшә.

Сүз уңаеннан, Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2017 елда 2016 елга караганда май бәйрәмнәрендә ил буйлап сәяхәт итү якынча 15 процентка үскән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100