news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә керде

1-15 май көннәрендә кунакханәләр 63 процентка тулачак.

Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә керде
Рамиль Гали

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә керде. Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә керде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1-15 май көннәрендә кунакханәләр 63 процентка тулачак. 1-5 һәм 9-12 май көннәрендә ул 71 процент тәшкил итәчәк, кунакханәләрдә урын белешеп кую әле дәвам итә, шуңа күрә күрсәткечләрнең тагын да артуын көтәбез», - дип хәбәр итте ул.

Май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә шулай ук Санкт-Петербург, Севастополь, Мәскәү, Ярославль дә керде. Татарстан башкаласы популярлыгы ягыннан Мәскәү һәм Севастопольне узып китте.

Санникова искәрткәнчә, шәһәр кунаклары өчен Казан Кремле территориясендә Бөек Җиңүгә багышланган бушлай экскурсияләр һәм квестлар оештырылачак.

Туризмны үстерү комитеты экскурсоводлар гильдиясе белән бергә инде бу атнада ук үзәк урамнар һәм җәмәгать киңлекләре буенча төп туристик җәяүлеләр маршрутларын тикшерә башлаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100